Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кукмарада июнь аенда 19 исерек шофер правасыз калган

16 июньдә бистәбезнең Гагарин урамында "Лада-Калина"да хәрәкәт иткән 23 яшьлек ир-егет тә, Октябрь урамында 46 яшьлек "ВАЗ-21124" шоферы да исерек булган. Шулай ук бу көнне Кукмара-Мамадыш юлында, Үрәсбаш авылы тирәсендә юл читенә төшеп капланган "ВАЗ-21093"ның шоферы да шактый кәефләнгән булган. Икәртеп узабыз: Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырганнарны РФ...

16 июньдә бистәбезнең Гагарин урамында "Лада-Калина"да хәрәкәт иткән 23 яшьлек ир-егет тә, Октябрь урамында 46 яшьлек "ВАЗ-21124" шоферы да исерек булган. Шулай ук бу көнне Кукмара-Мамадыш юлында, Үрәсбаш авылы тирәсендә юл читенә төшеп капланган "ВАЗ-21093"ның шоферы да шактый кәефләнгән булган.

Икәртеп узабыз: Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырганнарны РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итәләр. Өстәвенә 30 мең сум штраф та каралган. Рулеңне исерек иптәшеңә биргән очракта ул кеше дә, үзең дә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртә алмаячаксың, 30 мең сум штраф та түлисе була. Бер ел эчендә машина йөртү таныклыгы кабат алынса, өч елга автомобиль руле артына утыруны онытып торырга була. Административ штраф бу очракта 50 мең сумны тәшкил итә.

фото: http://www.vsisumy.com/news/proisshestviya/ostorozhno-za-rulem-pyanym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев