Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның “Квартал” сәүдә үзәге мини-футбол турниры үткәрде

Кукмарадагы "Квартал" сәүдә үзәге 3нче урта мәктәпнең футбол кырында мини-футбол буенча турнир үткәрде. Аның төп максаты яшүсмерләр, ир-егетләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде. Турнирда барлыгы 15 команда катнашты. Кукмаралылардан тыш, Пенәгәр, Зур Сәрдек, Киндеркүл, Зур Кукмара, Сазтамак, Поч.Сутер авылларыннан да командалар килүе - сөенечле фал. Поселокның Нур Баян урамыннан...

Кукмарадагы "Квартал" сәүдә үзәге 3нче урта мәктәпнең футбол кырында мини-футбол буенча турнир үткәрде. Аның төп максаты яшүсмерләр, ир-егетләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Турнирда барлыгы 15 команда катнашты. Кукмаралылардан тыш, Пенәгәр, Зур Сәрдек, Киндеркүл, Зур Кукмара, Сазтамак, Поч.Сутер авылларыннан да командалар килүе - сөенечле фал. Поселокның Нур Баян урамыннан гына да барлыгы өч команда катнашуы егетләрнең спортка карата уңай мөнәсәбәтләрен дәлилли.

Көне буе барган бәйгедә Зур Сәрдек командасы җиңү яулады һәм күчмә кубокка ия булды. Күппрофильле лицей һәм Кукмараның Ворошилов урамнары командалары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

-Әлеге турнирны ел саен үткәрергә уйлыйбыз, - диде җиңүчеләргә грамоталар, акчалата призлар тапшырганда ярышларның иганәчесе Раил Гыймадиев. -Ярышка спортчыларның гына түгел, футбол сөючеләрнең дә күпләп килүе нәтиҗәсендә, чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды бүген.

Раил ГЫЙМАДИЕВ фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk