Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Шигърият

Хәерле юл сезгә, очыгыз! (Чыгарылыш укучыларына багышланган шигырь)

Олы юллар сезне чакыра… Офыкларда бәхет атыла. Өметсезлек кошы кунмасын, Сабыр канатлары сынмасын. Юллар чаты саен борылыш, Югалмасын алга омтылыш. Тик үҗәтләр юлны табарлар, Нык булырга кирәк, балалар. Ак канатлар сезнең иңнәрдә, Сынмасыннар көчле җилләрдә. Якыннарга кайгы салмагыз, Алар әманәтен аклагыз! Хәерле юл сезгә, очыгыз! Җиһан киңлекләрен кочыгыз! Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА...

Олы юллар сезне чакыра…
Офыкларда бәхет атыла.
Өметсезлек кошы кунмасын,
Сабыр канатлары сынмасын.
Юллар чаты саен борылыш,
Югалмасын алга омтылыш.
Тик үҗәтләр юлны табарлар,
Нык булырга кирәк, балалар.
Ак канатлар сезнең иңнәрдә,
Сынмасыннар көчле җилләрдә.
Якыннарга кайгы салмагыз,
Алар әманәтен аклагыз!
Хәерле юл сезгә, очыгыз!
Җиһан киңлекләрен кочыгыз!

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА

фото: http://www.orel-adm.ru/index.php?option=com_k2&view=itemlist&task=date&year=2013&month=6&day=25&catid=5&Itemid=75

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев