Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыклары республика күләмендә иң яхшылар исәбендә (+фото)

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Кичә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән берлектә "Хезмәт даны" газетасы хезмәткәрләре "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыгында булып кайттылар. Әлеге өч хуҗалыкта да инде көзге культуралары өлгереп җиткәч, комбайннар шул басуларның уңышын җыюга керешәчәкләр. Басулар мул уңыш белән сөендерә. Терлек азыклары да мул әзерләнгән. Әлеге...

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Кичә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән берлектә "Хезмәт даны" газетасы хезмәткәрләре "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыгында булып кайттылар. Әлеге өч хуҗалыкта да инде көзге культуралары өлгереп җиткәч, комбайннар шул басуларның уңышын җыюга керешәчәкләр. Басулар мул уңыш белән сөендерә. Терлек азыклары да мул әзерләнгән. Әлеге хуҗалыклар сөт җитештерү буенча республика күләмендә иң яхшылар исәбендә йөриләр. Һәр сыердан көнлек уртача савым 23-28 килограмм тәшкил итә.

-Өч хуҗалыкта да уйлап эш итү, ныклы хуҗа булу, белгечләрдән яхшы команда туплануы һәр эштә сизелеп тора. Бу басуларның торышында да чагыла, -дип билгеләп үтте район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk