Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмәйдә яшәүче Әминә апага 90 яшь тулды (+фото)

Тәмәй авылында яшәүче Хаҗиәхмәтова Әминә Нәҗми кызы шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗановлар котлады. Сугыш башлангач, Әминә апа Свердловск өлкәсенең Серов шәһәренә җибәрелә. Ул вакытлардагы бар авырлыкны, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә күтәрә тыл ветераны....

Тәмәй авылында яшәүче Хаҗиәхмәтова Әминә Нәҗми кызы шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗановлар котлады. Сугыш башлангач, Әминә апа Свердловск өлкәсенең Серов шәһәренә җибәрелә. Ул вакытлардагы бар авырлыкны, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә күтәрә тыл ветераны. Сугыштан соң, гомере буе Красная Поляна шәһәрендә заводта эшләп лаеклы ялга чыга ул. Сәламәтлеге какшагач, ветеранны туганнары Тәмәй авылына алып кайта. Хәзерге вакытта Әминә апа энесе Рифат, аның тормыш иптәше Хәлимә апалар тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

-Әминә апа 65 елдан соң кабат үзенең туган авылына, төп йортына кайтты. Хәзер әниебез Мөшарәфә белән икесе бер йортта чөкердәшеп яшәп яталар. Без дә һәрвакыт алар янында. Исән-сау була күрсеннәр, өлкәннәрнең киңәше безгә бик кирәк, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk