Хәбәрләр

Түбән Үрәс авылындагы су башнясында насос янып чыккан булган

Түбән Үрәс авылында урнашкан су башнясында күптән түгел насос янып чыккан булган. Нәтиҗәдә суга иң мохтаҗ вакытта - җәйге челләдә халык өлешчә сусыз калган. Дөресрәге, аның краннан килү тизлеге кимегән, ә бер урамга бөтенләй килүдән туктаган. Түбән Үрәс җирлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, әлеге мәьсәләне тиз арада хәл иткәннәр: су башнясына...

Түбән Үрәс авылында урнашкан су башнясында күптән түгел насос янып чыккан булган. Нәтиҗәдә суга иң мохтаҗ вакытта - җәйге челләдә халык өлешчә сусыз калган. Дөресрәге, аның краннан килү тизлеге кимегән, ә бер урамга бөтенләй килүдән туктаган. Түбән Үрәс җирлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, әлеге мәьсәләне тиз арада хәл иткәннәр: су башнясына яңа насос алып куйганнар. Хәзер су бөтен авыл халкына кирәгенчә килә.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch


Кукмара undefined су

Нет комментариев