Хәбәрләр

Татарстанның беренче премьер-министры вафат булган

Бүген 82нче яшендә 1991-95 елларда Татарстанның премьер-министры булып эшләгән Мөхәммәт Сабиров вафат булган, дип яза prokazan.ru. Сәясәтче 1990-93 елларда РФ Югары Советына депутат булып сайланган, 1995-2000 елларда Татарстан Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы булып торган. Ә 1998 елда Татарстанның республика партиясе рәисе итеп сайланган. Мөхәммәт Сабиров Татарстан халкының "Туган җир-Родная земля"...

Бүген 82нче яшендә 1991-95 елларда Татарстанның премьер-министры булып эшләгән Мөхәммәт Сабиров вафат булган, дип яза prokazan.ru.

Сәясәтче 1990-93 елларда РФ Югары Советына депутат булып сайланган, 1995-2000 елларда Татарстан Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы булып торган. Ә 1998 елда Татарстанның республика партиясе рәисе итеп сайланган. Мөхәммәт Сабиров Татарстан халкының "Туган җир-Родная земля" тарихи-мәдәни мирасы җәмгыять фондын җитәкләгән.

Сәясәтченең хатыны, өч баласы, 23 оныгы һәм оныкчыгы булган.

Фото: ProKazan.ru

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев