Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яшәүче һәркем вакытыннан алда тавыш бирү хокукыннан файдалана ала

14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - Татарстан Республикасының Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Чынлыкта бу - алга таба да Татарстанның социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү һәм сәяси тотрыклылыкны саклау буенча Президент Рөстәм Миңнехановның курсын яклау турындагы бөтенхалык референдумы булачак. Әмма республикада яшәүче һәркемнең дә бу көнне сайлау участогына килү мөмкинлеге булмавы...

14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - Татарстан Республикасының Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Чынлыкта бу - алга таба да Татарстанның социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү һәм сәяси тотрыклылыкны саклау буенча Президент Рөстәм Миңнехановның курсын яклау турындагы бөтенхалык референдумы булачак.

Әмма республикада яшәүче һәркемнең дә бу көнне сайлау участогына килү мөмкинлеге булмавы ихтимал, шуңа күрә сайлаучыларга алдан сайлау мөмкинлеге булдырыла. Һәркем үзенең Конституциядә каралган сайлау хокукыннан 14 сентябрьдә яки аннан алда файдалана ала.

Сайлаучы сайлаулар көнендә җитди сәбәп белән (отпуск, командировка, бакчадагы эшләр, уку, төп эш урынында булу, дәүләт һәм җәмәгать эшләрен үтәү, сәламәтлек торышы һәм башкалар) сайлау участогына килә алмый икән, алдан тавыш бирә ала. Торган җирдән читкә чыгып китү шулай ук җитди сәбәп булып санала.

Алдан тавыш бирү территориаль сайлау комиссиясендә (Ленин урамы, 15 йорт, тел2-60-08) - 3 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр, участок сайлау комиссияләрендә 10 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Дүшәмбе -җомга көннәрендә - 16 сәгатьтән 20 сәгатькә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Алдан сайлаучы сайлау комиссиясенә паспорт белән килеп, гариза бирә, алдан сайлавының сәбәбен бланкка кулдан яза. Теркәлү урынындагы адресын күрсәтә.

фото: http://222.by/tematicheskie-razdely/vybory

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk