Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәфкать туташы Ләйлә Әминованың сүзләре дә шифалы

Авыру кешене уйламаган, көтмәгән вакытта тотып ала. Андый вакытта нишләргә дә белмисең. Безнең Мәчкәрә авылы халкы бу очракта үзебезнең шәфкать туташы Ләйлә Әминова янына юнәлә. Аллага шөкер, районыбызның баш табибы Равил Халиев ярдәме белән, авыл кечкенә булуга да карамастан, заманча җиһазландырылган медпункт төзелде. Авылда өлкәннәр күп яши, шуңа да беренче...

Авыру кешене уйламаган, көтмәгән вакытта тотып ала. Андый вакытта нишләргә дә белмисең. Безнең Мәчкәрә авылы халкы бу очракта үзебезнең шәфкать туташы Ләйлә Әминова янына юнәлә.

Аллага шөкер, районыбызның баш табибы Равил Халиев ярдәме белән, авыл кечкенә булуга да карамастан, заманча җиһазландырылган медпункт төзелде. Авылда өлкәннәр күп яши, шуңа да беренче ярдәмгә мохтаҗ кешеләр һәрчак булып тора. Килеп керсәң, елмаеп каршы алучы, файдалы киңәшләрен бирүче Ләйләне авыл халкы бик ярата, хөрмәт итә. Ул борчылырга урын калдырмыйча аңлата, табиблар биргән дәвалану процедураларын тиешенчә башкара. Шуңа медпункттан халык өзелеп тормый, хәтта башка авыллардан да киләләр.

Балалар авырган очракта да көн дими, төн дими, чакыруга килеп җитә, бер кешене дә игътибарсыз калдырмый. Үлем-җитем, бәла-каза була калса, шәфкать туташыбыз шунда ашыга, ул йорттагыларны тынычландыру чараларын күрә.

Гомумән, Ләйлә бик кешелекле, уңган, ярдәмчел кеше. Ул гаиләсе өчен дә кайгыртучан, әнисе белән апасын да ташламый, эшенә дә өлгерә. Аңа сокланмый мөмкин түгел, күпләргә үрнәк.

Мәчкәрәнең күп кешесе башка авылга йөрерлек хәлдә түгел, ялгызлар да җитәрлек. Шушы беренче ярдәм күрсәтү бинасы озак еллар безне сөендереп, игелекле хезмәт итсен иде.

Мәчкәрә авылы халкы.

фото: http://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk