Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәшит Минегалиевның юмарт бакчасы (+фото)

Нормабаш авылыннан Рәшит Минегалиевның ян бакчасы зур түгел. Әмма шул өч сутый җирдән дә ул мул уңыш җыя. Ян капка яныннан ук безне роза, крыжовник куаклары һәм башка бакча гөлләре каршы ала. Ә өй артындагы кечкенә генә җир кишәрлеге төрледән-төрле үсемлекләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр белән капланган. Монда чөгендернең генә дә ике,...

Нормабаш авылыннан Рәшит Минегалиевның ян бакчасы зур түгел. Әмма шул өч сутый җирдән дә ул мул уңыш җыя. Ян капка яныннан ук безне роза, крыжовник куаклары һәм башка бакча гөлләре каршы ала. Ә өй артындагы кечкенә генә җир кишәрлеге төрледән-төрле үсемлекләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр белән капланган. Монда чөгендернең генә дә ике, кишернең өч төре бар. Алар өлгерү вакыты буенча да аерылалар. Бакча, кура җиләге үсә, виноград, слива, карлыган, чиянең берничә төрен утырткан. Аның ташкабаклары да әле коймада асылынып торалар, әле җирдән "шуышалар". Түтәлләрдә борчак, кәбестә, кыяр һәм суганның күп төрләре - карап туйгысыз!

-Моның белән хәзер беркемне дә шаккаттырып булмый. Бакча эшендә миннән тәҗрибәлерәкләр бар. Ә мин безнең төбәк өчен ят булган үсентеләрне җирләштерергә яратам. Аларның күбесен почта аша заказ биреп алам, - ди һәвәскәр бакчачы.

Аның бакчасында сирәк "кунак" - тибет лофанты үсә, әлеге үсемлек организмны тынычландыру үзлегенә ия. Сельдерей, мелисса, барбарис, лимонник, берьеллык каштан һәм әчтерхан чикләвеге дә бакчасының бизәге.

Рәшит Минегалиев кызыксынучан кеше, тәҗрибәләр үткәрергә ярата. Быел бәрәңгенең берничә төрен утырткан. Бер төре җир өслегендә диярлек үсә, бары тик салам белән генә каплаган. Хуҗаның әйтүе буенча бакча аның өчен ял итү урыны гына булса да, шул өч сутыйдан җыелган уңыш ел буена үзенә һәм кунаклар сыйларга да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk