Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның өлкән буын волонтерлары социаль проектта катнаша

"Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйләргә барып ярдәм күрсәтү бүлекчәсе инде өченче ел рәттән социаль проектлар конкурсында актив рәвештә катнашып килә. -Безнең беренче проект "Кайсыгызның кулы җылырак?" дип аталса, икенчесе - "Волонтерлар хәрәкәте (өлкән буын). Икенче проект белән конкурста җиңү яулап, 150 мең сумлык грант оттык. Әлеге грант кысаларында...

"Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйләргә барып ярдәм күрсәтү бүлекчәсе инде өченче ел рәттән социаль проектлар конкурсында актив рәвештә катнашып килә.

-Безнең беренче проект "Кайсыгызның кулы җылырак?" дип аталса, икенчесе - "Волонтерлар хәрәкәте (өлкән буын). Икенче проект белән конкурста җиңү яулап, 150 мең сумлык грант оттык. Әлеге грант кысаларында поселокның "Лилия" ательесында өлкәннәргә сәхнә костюмнары тектердек, техник җиһазлар алдык, - ди үзәкнең өйләргә барып ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Роза Фазлыева. - Волонтерларыбыз бик актив. Без бергәләп юбилей даталары, төрле бәйрәмнәр уңаеннан өлкәннәрнең өйләренә барабыз, концертлар куябыз. "Волонтерлар хәрәкәте (өлкән буын)" проектын "Гражданлык инициативасы" бәйгесенә дә тәкъдим иттек.

фото: http://hobkirk.org/?cat=7

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: районыбыз волонтерлар социаль проектлар

erid: 2VtzqxWHLUk