Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбыз китапханәләрендә төрле чаралар уза

Манзарас авылы китапханәсендә Сабирова Ф.Г. "Нәүрүз" бәйрәме үткәрде.Бәйрәмгә Манзарас авылы "Әкият" балалар бакчасы нәниләре чакырылды. Балалар төрле уеннар уйнадылар, Нәүрүзбикәне каршыладылар, коймак белән сыйландылар. Кичә бик күңелле, матур булды. *** Манзарас авыл китапханәсендә китапханәче Сабирова Ф.Р., Муса Җәлилне искә алу көненә багышлап, 3 сыйныф укучыларына "Җәлил, исемең бөек синең!" дигән...

Манзарас авылы китапханәсендә Сабирова Ф.Г. "Нәүрүз" бәйрәме үткәрде.Бәйрәмгә Манзарас авылы "Әкият" балалар бакчасы нәниләре чакырылды. Балалар төрле уеннар уйнадылар, Нәүрүзбикәне каршыладылар, коймак белән сыйландылар. Кичә бик күңелле, матур булды.

***

Манзарас авыл китапханәсендә китапханәче Сабирова Ф.Р., Муса Җәлилне искә алу көненә багышлап, 3 сыйныф укучыларына "Җәлил, исемең бөек синең!" дигән темага телдән журнал үткәрде. Ул балаларны М. Җәлилнең балалар өчен язылган китаплары белән таныштырды, 5 сыйныф укучысы Фаизова Диләрә Җәлилнең "Кызыл ромашка" китабыннан "Кызыл ромашка" шигырен укып китте, шулай ук "Вәхшәт" шигырен телдән сөйләп үтте. Соңыннан балалар кызыл ромашка шигыренә рәсем ясадылар. Кичәдә барлыгы 7 бала катнашты.

***

Әсән-Елга китапханәчесе Арпаяз авылында передвижкада "Нәүруз" бәйрәме үткәрде. Китапханәче Нафикова Ә.А.балаларга бу бәйрәмнең тарихы турында Кыш бабай ролендә сөйләде. Чана тартыш, кашыкка йомырка кабып йөгерү, аркан тартыш һ.б. уеннар оештырылды. Соңыннан балалар коймак белән чәй эчтеләр, биюләр оештырылды. 20 бала катнашты.

***

Вахит авыл китапханәсендә "Нәүрүз" бәйрәме үтте. Китапханәче Рахимуллина Ландыш башлангыч сыйныф укучыларына "Нәүрүз" бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләде. Балалар кунакка чакырылган "Нәүрүзбикә"нең кызыклы сорауларына, табышмакларына җаваплар бирделәр.

***

Вахит авыл китапханәчесе Рахимуллина Ландыш башлангыч сыйныф укучылары белән"Һәр җәүһәрдә- халкым тарихы"дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар мәдәният йортында урнашкан музейда сәяхәттә булдылар, китапханәче укучыларга авыл халкының үткән тормышы турында сөйләде, экспонатлар белән таныштырды.

***

Купка авылы китапханәсендә китапханәче Юзмухаметова Рахилә Хафиз кызы балалар бакчасына йөрүче балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, китапны чиста, пөхтә тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар бирделәр.

***

Купка авылы китапханәсендә китапханәче Юзмухаметова Рахилә «Кич утырганда» дип исемләнгән кичә оештырды. Әлеге кичә 2 бүлектән торды. Беренче булектә кич утыру, төрле мәзәк хәлләр сөйләп, җырлар җырлап, кул эшләре башкару. Икенче булектә китапханәче яңа кайткан китаплар белән таныштырды.

****

Мәмәшир авылы китапханәчесе Габдуллина З.М. балалар бакчасындагы передвижкада "Нәүрүз көнне ни булмас?" исемле балалар иртәсе үткәрелде. Ул балаларга татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләде, йолалар турында язылган китаплар белән таныштырды. Әлеге кичәдә 21 бала катнашты, бәйрәм бик эчтәлекле, кызыклы үтте катнашты.

***

Аш-Буҗи авылы китапханәсендә Ярмиева А.К.1-2 сыйныф укучылары белән Халыкара театр көненә багышланган, "Хикмәтле дә, серле дә театр" исеме астында кичә үткәрде. Кичәнең максаты: балаларның театр тарихы hәм шулай ук халкыбыз театры турында булган мәглъматларынтирәнәйтү. Уйлау, фикерләү, үзара аралашу сәләтләрен камилләштерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен активлаштыру. Театр турында белемнәрен системалаштыру. Халкыбыз сәнгатенә ихтирам, күңел нәфислеге тәрбияләү.

Китапханәче укучыларга театр турында мәгълүмат бирде. Алар Казан шәһәрендәге театрлар һәм театр артистлары белән таныштылар. "Казан театрлары" дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Балалар белән "Театр" һәм "Режиссер" исемле сюжетлы-рольле уеннар уйнатылды. "Үз әкиятем булсын әле" исеме астында күргәзмә оештырылды.

***

Мәмәшир авылы китапханәсендә китапханәче Габдуллина З.М. 1 сыйныф укучыларынбалалар язучысы Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды.Язучының китапларын пропагандалау, патриотик тәрбия бирү максатыннан Алиш иҗатына багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, әкиятләр укылды, язучының иҗатына анализ ясалды.

***

Мәмәшир авылы балалар бакчасындагы передвижкада балаларга Бөек Җиңүнең 70 еллыгы турында мәгълүмат бирелде. Китапханәче балаларга сугыш темасына багышланган презентация күрсәтте, авылның сугыш ветераннары турында сөйләде, сугыш турында язылган китаплар белән таныштырды.

***

Мәмәшир авылы китапханәчесе Габдуллина З.М. 1 сыйныф укучылары белән "Мәдәни көндәлек" өстендә эш алып барды. Ул көндәлекнең тутырылышын тикшерде, көндәлек белән эшләү тәртибен аңлатты. Укучылар белән бергәлектә көндәлектәге биремнәрне үтәделәр.

***

Ош-Юмья авылы мәктәбенең беренче сыйныф укучылары Үзәк китапханәдә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Гайнутдинова Н.Ш. аларны китапханә һәм анда кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Журналларга күзәтү ясады, мультфильм күрсәтте.

***

Пычак авыл китапханәсендә китапханәче Галимова Фирдауса Рафагать кызы Арпаяз башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кошлар-безнең дусларыбыз" дип исемләнгән кичә үткәрде. Әлеге кичә барышында презентация ярдәмендә балаларга бәйрәмнең үзенчәлеге турында сөйләде, кошлар турында табышмакларга җаваплар табылды, сынамышлар искә төшерелде, балалар тарафыннан шигырьләр укылды, хикәяләрдән өзекләр тыңланылды. Кошлар турында җырлар башкарылды. Яңа кайткан китапларга күзәтү ясалды. Балалар күңелле кәеф белән, китаплар алып, өйләренә таралдылар.

***

Район үзәк китапханәсендә 3нче номерлы мәктәпнең 6 б сыйныф укучылары Театр көненә багышланган "Театр-яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән әдәби кичә карадылар. Китапханәче Багавиева А.Р. укучыларга театрның үткәне турында сөйләде, аларга кызыклы мәгълүматлар җиткерде, районыбызда туып-үсеп, театр өлкәсендә зур казанышларга ирешкән артистларыбыз турында презентация күрсәтте. Балалар Г.Камалның "Берече театр" дип исемләнгән спектаклен карадылар.

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk