Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда алкоголизм чире белән авыручы 727 кеше исәптә тора

Бүгенге көндә районда алкоголизм чире белән авыручы 727 кеше исәптә тора, шуларның 42се - хатын-кыз, калганы ир-егетләр. Быел 47 кешене (9 хатын-кыз, 38 ир-егет) профилактик исәпкә алдык. Без ярдәм сорап килүчеләргә кулдан килгәнчә булышабыз, дәвалыйбыз. Кисәтү әңгәмәләре, үзара сөйләшүләрнең дә азмы-күпме файдасы бар. Исәпкә алынучы авыруларның барысы да квартал саен...

Бүгенге көндә районда алкоголизм чире белән авыручы 727 кеше исәптә тора, шуларның 42се - хатын-кыз, калганы ир-егетләр. Быел 47 кешене (9 хатын-кыз, 38 ир-егет) профилактик исәпкә алдык. Без ярдәм сорап килүчеләргә кулдан килгәнчә булышабыз, дәвалыйбыз. Кисәтү әңгәмәләре, үзара сөйләшүләрнең дә азмы-күпме файдасы бар. Исәпкә алынучы авыруларның барысы да квартал саен безнең белән очрашырга тиеш. Әмма күбесе бу хакта уйламый да. Сентябрь аенда дәваханәгә исәптәгеләрнең бары тик 91е генә килде. Алкоголизм - дәвалануга авыр бирелә торган чир. Әмма теләк һәм ихтыяр көче булганда, авырлыкларны җиңеп чыгып, һичшиксез, үз максатыңа ирешергә мөмкин.

Район үзәк дәваханәсе наркологы Рөстәм Сабирҗанов

фото: http://directpress.ru/zdorove/2558-zhenshchiny-za-polgoda-spivayutsya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X