Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Советында җирле православ руханилары һәм активистлары белән очрашу узды

Район совет бинасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин православ җәмәгатьчелеге форумына әзерлек кысаларында җирле православ руханилары һәм активистлары белән очрашу уздырды. Биредә Татарстан Республикасы Президент Аппаратының дини берләшмәләр белән эшләү Идарәсенең баш белгече Ләззәт Хәйдәров, Кукмараның православ чиркәве рухание Сергей Елисеев, авыл җирлекләре башлыклары һәм чиркәү әһелләре катнашты. Чарада район башлыгы...

Район совет бинасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин православ җәмәгатьчелеге форумына әзерлек кысаларында җирле православ руханилары һәм активистлары белән очрашу уздырды. Биредә Татарстан Республикасы Президент Аппаратының дини берләшмәләр белән эшләү Идарәсенең баш белгече Ләззәт Хәйдәров, Кукмараның православ чиркәве рухание Сергей Елисеев, авыл җирлекләре башлыклары һәм чиркәү әһелләре катнашты.

Чарада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин районыбыздагы дини мөнәсәбәтләр, дини традицияләр турында сөйләде. Сергей Елисеев яшьләрне дингә чакыру, аларны дини тәрбиядә үстерү турында сүз алып барды. Шулай ук православ чиркәүләре алдында торган актуаль пробелмалар да уртага салып сөйләшенде.

Сүз уңаеннан, районыбызның Ош. Юмья авылында Изге Ана иконасы хөрмәтенә агач чиркәү төзекләндерелә. Храм 1843 елда төзелгән. Чиркәү бәйрәмнәре вакытында храмга халык бик күп килгәнлектән, гыйбадәт кылучыларга урыннар да җитми. 170 еллык тарихы булган дин йортын сафка бастыру өчен райондашларның ярдәме кирәк. Почта аша акча җибәрү өчен адрес: 422102, Республика Татарстан, Кукморский район, д.Старая Юмья, ул.Центральная, дом 8. Ефремовой Нине Ислановне. Белешмәләр өчен телефон: 3-25-43, 89063295445.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk