Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район җитәкчелеге Зур Сәрдек җирлеге халкы белән очрашты (+Фото)

Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә. Сишәмбе көнне аның чираттагысы Зур Сәрдек авыл җирлегендә оештырылды. Әлеге чарада 2015 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, киләчәккә яңа планнар, бурычлар турында сөйләшенде. Әмма әле урам утларының начар януы, юлсызлык, шәхси хуҗалыклардан чүп җыю, пай җирләре өчен түләүләр халыкны борчыган төп...

Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары дәвам итә. Сишәмбе көнне аның чираттагысы Зур Сәрдек авыл җирлегендә оештырылды. Әлеге чарада 2015 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, киләчәккә яңа планнар, бурычлар турында сөйләшенде. Әмма әле урам утларының начар януы, юлсызлык, шәхси хуҗалыклардан чүп җыю, пай җирләре өчен түләүләр халыкны борчыган төп мәсьәләләр булып кала бирә. Зурсәрдеклеләр әлеге сораулар белән җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, тәфсилле җаваплар алдылар. Очрашуда район җитәкчесе Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсе җитәкчесе Равил Хәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесенең урынбасары Зөһрә Нәбиева, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Минефәрт Фәттаховлар катнашты. Чараны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk