Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкында 450 шома көпшәле мылтык бар

Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында 27 сентябрьгә кадәр "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара. Бүгенге көндә район халкында 450 шома көпшәле, 6 травматик мылтык, 85 газ пистолеты бар. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. "Арсенал" операциясе барышында коралларның сакланыш тәртибе дә тикшерелә....

Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында 27 сентябрьгә кадәр "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара.

Бүгенге көндә район халкында 450 шома көпшәле, 6 травматик мылтык, 85 газ пистолеты бар. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. "Арсенал" операциясе барышында коралларның сакланыш тәртибе дә тикшерелә. Әгәр сезгә корал кирәк түгел, яисә утлы корал тапкансыз икән, аны полициягә алып килеп бирергә, 02, 2-70-80 телефоннары аша дежур частькә шалтыратып әйтергә кирәк. Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.

фото: http://www.uzdanews.by/?m=20111025

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район халкы операция арсенал корал

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X