Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы Ош.Юмьяда яшәүче тыл ветеранын юбилее белән котлады (+фото)

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Ош.Юмья авылында яшәүче тыл ветераны Егорова Мария Степановнаны 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Мария Степановна тумышы белән Ошь.Юмья авылыннан. Сугыш елларындагы авырлыкларны үз башыннан кичергән ветераннарның берсе ул. -Колхозда урак урдым, сукаладым да, 12 ел...

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Ош.Юмья авылында яшәүче тыл ветераны Егорова Мария Степановнаны 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Мария Степановна тумышы белән Ошь.Юмья авылыннан. Сугыш елларындагы авырлыкларны үз башыннан кичергән ветераннарның берсе ул.

-Колхозда урак урдым, сукаладым да, 12 ел атлар карадым. Минем игезәк туганым да бар иде әле. Ул моннан 13 ел элек вафат булды. Аны бик сагынам, юксынам, - ди ул. - Күзләрем күрмәгәч, бернәрсә эшли алмыйм, шуңа эчем поша.

Мария апа туганнарына бик кадерле.

-Иң элек безне, биш баланы, аннары балаларыбызны үстерергә булышты. Без аңа бик рәхмәтле, - ди сеңлесе Елена. - Беркайчан зарлануны белмәде ул. Мария апа безне кул эшләренә дә, аш-су әзерләргә дә өйрәтте. Безнең арада тагын да яшәсен иде әле. Ходай аны саулыгыннан аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk