Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өр-яңа акция: “Ялга чыксаң – казан ас!”

Май бәйрәмнәре якынлаша, җәмәгать. Аны хезмәт һәм ял бәйрәме буларак үткәрү гадәткә кергән. Ягъни өй тирәсендә, бакчаларда тырышып эшлибез дә, күмәкләшеп табигать кочагына ял итәргә китәбез. Балык тотып, шашлык кыздырып, казанда уха пешереп, рәхәтләнеп бер сыйланып кайтсаң, кышкы талчыгулар юып алгандай юкка чыгар. Ял итәргә җыенучыларга бездән бүләк - учак...

Май бәйрәмнәре якынлаша, җәмәгать. Аны хезмәт һәм ял бәйрәме буларак үткәрү гадәткә кергән. Ягъни өй тирәсендә, бакчаларда тырышып эшлибез дә, күмәкләшеп табигать кочагына ял итәргә китәбез. Балык тотып, шашлык кыздырып, казанда уха пешереп, рәхәтләнеп бер сыйланып кайтсаң, кышкы талчыгулар юып алгандай юкка чыгар. Ял итәргә җыенучыларга бездән бүләк - учак белән казан җыелмасы. Йөртергә дә уңайлы, үзе куркынычсыз да. Аңа ия булу өчен безнең акциядә катнашырга - 8-24 апрель көннәрендә барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасына язылып, квитанциясен редакциягә килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Отыш иясе 27 апрельдә билгеле булачак.

Акциянең иганәчесе - Кукмара металл савыт-сабалар заводының генераль директоры Азат Ясәви улы Заһидуллин районыбыз халкын - якынлашып килүче Май бәйрәмнәре, Бөек Җиңү көне белән тәбрик итә, күгебезнең һәрчак аяз, тормышыбызның тыныч-имин булуын, һәр көнебезнең яңа уңышлар, шатлыклы хәбәрләр генә алып килүен тели.

Акциянең срогы - 2015 елның 8 апреленнән 24 апреленә кадәр.

Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" газетасы редакциясе.

Редакция кисәтә: табигать кочагына ял итәргә чыккач, үз артыгыздан чүп калдырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk