Хәбәрләр

Путин Россиядән Мисырга очучы самолет рейсларын туктатырга әмер биргән

Россия Президенты Владимир Путин, 6 ноябрь көнне ФСБ җитәкчесе Александр Бортниковның Россиядән Мисырга очуны вакытлыча туктатып тору хәерлерәк дигән фикеренә кушылып, самолет рейсларын туктату турында карар кылган. Бу хакта Президентның пресс-сәркатибе Дмитрий Песков биргән мәгълүматка таянып «Интерфакс» яза. Песков сүзләренчә, шул ук вакытта Путин махсус хезмәтләрнең хәзерге вакытта Мисырда булучы...

Россия Президенты Владимир Путин, 6 ноябрь көнне ФСБ җитәкчесе Александр Бортниковның Россиядән Мисырга очуны вакытлыча туктатып тору хәерлерәк дигән фикеренә кушылып, самолет рейсларын туктату турында карар кылган.

Бу хакта Президентның пресс-сәркатибе Дмитрий Песков биргән мәгълүматка таянып «Интерфакс» яза.

Песков сүзләренчә, шул ук вакытта Путин махсус хезмәтләрнең хәзерге вакытта Мисырда булучы россиялеләрне исән-имин килеш туган илебезгә алып кайтаруына кагылышлы әмер дә биргән.

Матбугат.ру
№ --- | 06.11.2015

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев