Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Полиция кыш бабае балаларны котлаячак

    16 декабрьдән киләсе елның 18 гыйнварына кадәр "Полиция Кыш бабае" дигән пиар-акция үткәрелә. Аның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлекне кисәтү буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, балалары социаль куркыныч хәлдә булган тәртипсез һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның...

    16 декабрьдән киләсе елның 18 гыйнварына кадәр "Полиция Кыш бабае" дигән пиар-акция үткәрелә. Аның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлекне кисәтү буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, балалары социаль куркыныч хәлдә булган тәртипсез һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның һәм полициянең участок уполномоченныйларының абруйларын күтәрү, халыкның хокук саклау органнарына карата ышанычын арттыру, уңай хокук аңын булдыру. Әлеге акция өч этапта үткәрелә.

    1этап (әзерлек) - 16 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр,

    2 этап (төп) - 22 декабрьдән 2015 елның 15 гыйнварына кадәр,

    Реклама

    3 этап (йомгаклау) - 16 гыйнвардан 18 гыйнварга кадәр.

    Акция барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләрне, дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларны һәм үсмерләрне ачыклау буенча рейдлар оештырачаклар. 1этапта ачыкланган әлеге балаларга һәм гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызы киемендәге полиция хезмәткәрләре Яңа ел бүләкләре, азык-төлек пакетлары һәм башка әйберләр тапшырачаклар. Хезмәткәрләр арасында кием, уенчыклар, китаплар җыюны оештырдылар инде. Район оешмаларын һәм предприятиеләрен бу чарада катнашырга чакырабыз. Җыелган әйберләрне, акчаны район эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләүче төркеменә алып килүегезне сорыйбыз. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-61-87, 2-63-13.http://beznazvaniya7.livejournal.com/923168.html

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: