Хәбәрләр

Первый номер сугыш кырын хәтерләтә (+фото)

Ворошилов урамындагы, халык телендә "Первый номер" дип йөртелүче, 6 нчы йорт, 4 корпуста яшәүчеләргә яңа фатирлар бирелгәннән соң бушап калган әлеге йорт һәм аның тирә-юне бүгенге көндә сугыш кырын хәтерләтә. Әйтерсең, аңа бомба төшкән. Йорт хәрабәләрен аралап теләгән кеше калаен, кирпечен, матчалыкларын сүтеп алып киткән инде. Һәм ул теләсә-кайсы вакытта...

Ворошилов урамындагы, халык телендә "Первый номер" дип йөртелүче, 6 нчы йорт, 4 корпуста яшәүчеләргә яңа фатирлар бирелгәннән соң бушап калган әлеге йорт һәм аның тирә-юне бүгенге көндә сугыш кырын хәтерләтә. Әйтерсең, аңа бомба төшкән. Йорт хәрабәләрен аралап теләгән кеше калаен, кирпечен, матчалыкларын сүтеп алып киткән инде. Һәм ул теләсә-кайсы вакытта ишелергә дә мөмкин. Ә бу вакытта ул тирәдә бала-чага уйнап йөрсә?! Чираттагы "бушлай" кирпечен алырга теләүче янә сүтә башлап, җимерелсә? Бездә, гадәттә, берәр фаҗига булгач кына тикшерә, булган кимчелекләрне ачыклый башлыйлар. Бәлага юлыкмасак иде.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев