24 декабрь 2014 яңалыклары
-
Кукмарада 8 яшьлек бала юл һәлакәтенә очраган
23 декабрь көнне, кичке сәгать биштә Кукмараның Ленин урамында 8 яшьлек бала юл аша йөгереп чыкканда юлдан баручы "Хундай Гетц" машинасына килеп бәрелә. Әлеге бала үзәк чыршы тирәсендәге шугалакларда уйнаганнан соң, Пугачев урамына өенә кайтырга чыккан, диләр. Юл аша чыкканда ул машина килүенә игътибар итмәгән, күрәсең. Бүгенге көндә бу бала...
-
Первый номер сугыш кырын хәтерләтә (+фото)
Ворошилов урамындагы, халык телендә "Первый номер" дип йөртелүче, 6 нчы йорт, 4 корпуста яшәүчеләргә яңа фатирлар бирелгәннән соң бушап калган әлеге йорт һәм аның тирә-юне бүгенге көндә сугыш кырын хәтерләтә. Әйтерсең, аңа бомба төшкән. Йорт хәрабәләрен аралап теләгән кеше калаен, кирпечен, матчалыкларын сүтеп алып киткән инде. Һәм ул теләсә-кайсы вакытта...
-
"Хезмәт даны" - "Ел лидеры - 2014"
2014 елны йомгаклаганда коллективыбызның зур бүләккә лаек булу шатлыгын сез - укучыларыбыз белән уртаклашасыбыз килә. "Хезмәт даны" газетасы "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең вакытлы матбугат чаралары арасында иң яхшы унлык исәбенә кереп, "Иң яхшы район газетасы" номинациясе буенча "Ел лидеры - 2014" дигән диплом белән бүләкләнде.
-
Коррупциягә һәм наркоманиягә каршы көрәш комиссияләренең утырышы булды
Коррупциягә һәм наркоманиягә каршы көрәш буенча район комиссияләренең чираттагы утырышлары булды. Анда коррупцияне һәм наркоманияне кисәтү буенча хокук саклау органнарында, авыл җирлекләрендә, үзәк дәваханәдә, гомумбелем бирү учреждениеләрендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Утырышта район прокуроры Минемулла Нәҗипов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев, Кукмара үзәк район дәваханәсенең баш табибы Равил...
-
Зур Кукмара белән Манзараска заманча утлар куелды
Зур Кукмараның кайбер урамнарында хәзер төннәрен энә күзләргә дә була. Җирлекләрдәге авыл урамнарын яктырту буенча республика программасында катнашу нәтиҗәсендә башкарылган эшнең чагылышы бу. Авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев әйтүенчә, әлеге программа кысаларында быел җирлеккә республика бюджетыннан 3 миллион 500 мең сум акча бүлеп бирелгән. -Безнең җирлектәге дүрт авылда барлыгы 55...