Зур Кукмара белән Манзараска заманча утлар куелды
Зур Кукмараның кайбер урамнарында хәзер төннәрен энә күзләргә дә була. Җирлекләрдәге авыл урамнарын яктырту буенча республика программасында катнашу нәтиҗәсендә башкарылган эшнең чагылышы бу. Авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев әйтүенчә, әлеге программа кысаларында быел җирлеккә республика бюджетыннан 3 миллион 500 мең сум акча бүлеп бирелгән. -Безнең җирлектәге дүрт авылда барлыгы 55...
Зур Кукмараның кайбер урамнарында хәзер төннәрен энә күзләргә дә була. Җирлекләрдәге авыл урамнарын яктырту буенча республика программасында катнашу нәтиҗәсендә башкарылган эшнең чагылышы бу.
Авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев әйтүенчә, әлеге программа кысаларында быел җирлеккә республика бюджетыннан 3 миллион 500 мең сум акча бүлеп бирелгән.
-Безнең җирлектәге дүрт авылда барлыгы 55 урам, тыкрык бар. Әлбәттә, һәр кешенең көзге пычракларда, кышкы озын төннәрдә якты урамнардан йөрисе килә. Бу турыда халыктан да үтенечләр күп керә, - ди ул. -Программага кертелгәч, эшне Зур Кукмара урамнарыннан башларга булдык. Авылның 12 урамында барлыгы 110 лампочка алыштырылды. Искеләре урынына заманчалары, энергияне аз сарыф итә торганнары куелды. Элеккеләре 250 ваттлы булса, яңалары -50 ваттлы гына, әмма яктырак та яна әле. Бер лампочка, урнаштырылуы белән бергә, 13 мең сумга төшә. Аларга өч ел гарантия бирелә. Моннан тыш, урамнардагы 8 километр 300 метр арада ут чыбыклары алыштырылды. Шулай ук көн яктылыгына карап эшли торган, ягъни лампочкаларны үзеннән-үзе кабызып сүндерә торган щитлар да куелды. Әмма аз гына болытлап китсә дә, алар шунда ук кабынырга "әмер" бирә. Шуңа күрә сәгать буенча көйләнелеп куела торган щитлар яхшырак була икән, дигән фикергә килдем.
Җирлек башлыгы киләсе елда Рудник авылындагы баганаларда заманча Ильич утлары балкыячагына ышаныч белдерде. Программаны дәвам итеп, бу авылда лампочкаларны алыштыру өчен барлыгы 869 мең сум акча каралган икән. Шулай ук Зур Кукмарадагы башка урамнарга да лампочкалар кую эше дәвам итәчәк. Ә Янсыбы авылында эшнең күләме тагын да күбрәк - 1 миллион 250 мең сумга төшә. "Лампочка куеп чыгасы гына түгел, бу авыл урамындагы барлык чыбыкларны да алыштырырга туры килә әле", - диде Марат Галиев.
Зуркукмаралылар белән берлектә программада катнашу бәхете Манзарас авыл җирлегенә дә "елмайган" иде.
-Безгә барлыгы 2 миллион сум акча бирелде. Эшне җәй көне үк тәмамлап куйдык инде, - диде җирлек башлыгы Рәшидә Хәбибуллина. -2 километр 50 метр арада чыбыкларны алыштырдык. Манзараста - 67, Өлгедә -10, Киндеркүл белән Кәчимирдә 12шәр энергия саклагыч лампочкалар куелды. Чынлап та экономиялеме-юкмы икәне кышкы айлар өчен түләгәч сизелер инде. Ә октябрь ае өчен түләгәндә узган елгы белән чагыштырганда азрак акча тотылды.
Әлбәттә, урамнарны яктырту мәсьәләсе Кукмара поселогы җитәкчеләре өчен дә зур проблема булып тора. Җирле бюджет хисабыннан быел 55 лампочканы Октябрь, Магистральный һәм тагын берничә урамга кую планлаштырылган булган. "Эш башланды гына әле. Яңа елга хәзерлек эшләре барганлыктан, әлегә төп игътибарны үзәк чыршы тирәсенә юнәлтәбез. Поселок башкарма комитетына да республика программасы кысаларында Ленин урамын яктырту өчен 1 миллион 600 мең сум акча каралган. Бу эшне киләсе елда башларбыз дип торабыз, - диде поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин.
Җылы җәйләр үтеп, көзге, караңгы көз башлануга, редакциябезгә авыллардан да, поселокта яшәүчеләрдән дә "Урамнарыбыз караңгы, йөрерлек түгел", дигән моң-зар белән шалтыратучылар күбәя. Караңгылык әле ул кыңгыр эш майтаручыларга да бик кулай. Шуңа күрә урамнарны яктырту мәсьәләсе алгы планга куелырга тиеш.
ДОБОЙКА: Зур Кукмара авыл җирлеге электр энергиясен кулланган өчен елга 1 миллион 500 мең сум акча түли. Ә Кукмара поселогын яктырту бер елга якынча 5 миллион 800 мең сумга төшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев