2015 ел - Әдәбият елы уңаеннан Нырты урта мәктәбендә авылдашыбыз, шигырьләр иҗат итүче Роза Хуҗиева белән очрашу булды, дип хәбәр итте татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Гыйниятова. Очрашу бик җанлы үткән: Роза ханым шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, укучыларда кызыксыну уяткан, аларның сорауларына җавап биргән. Шигырь сөючеләргә, мәктәп музеена "Йөрәгемнең...
2015 ел - Әдәбият елы уңаеннан Нырты урта мәктәбендә авылдашыбыз, шигырьләр иҗат итүче Роза Хуҗиева белән очрашу булды, дип хәбәр итте татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Гыйниятова. Очрашу бик җанлы үткән: Роза ханым шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, укучыларда кызыксыну уяткан, аларның сорауларына җавап биргән. Шигырь сөючеләргә, мәктәп музеена "Йөрәгемнең серле сүзләре" дигән җыентыгын бүләк иткән.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев