Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нырты мәктәбе укучысы “Мин авылны сайлыйм” конкурсында беренче урынны алды

Биектауда 9-11 сыйныф укучылары өчен фәнни-тикшеренү һәм проект эшләре буенча "Мин авылны сайлыйм" дигән республикакүләм конкурс узды. Әлеге бәйгедә Нырты урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алинә Әхмәтова да катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Яшь эколог" берләшмәсендә шөгыльләнүче кыз бәйгенең "Булачак фермерлар-мехлы җәнлек караучылар тәрбиялибез" дигән номинациясендә беренче урынны алды. Аңа...

Биектауда 9-11 сыйныф укучылары өчен фәнни-тикшеренү һәм проект эшләре буенча "Мин авылны сайлыйм" дигән республикакүләм конкурс узды. Әлеге бәйгедә Нырты урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алинә Әхмәтова да катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Яшь эколог" берләшмәсендә шөгыльләнүче кыз бәйгенең "Булачак фермерлар-мехлы җәнлек караучылар тәрбиялибез" дигән номинациясендә беренче урынны алды. Аңа Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының, республика экология-биологик методик үзәгенең, КФУның экология һәм география институтының беренче дәрәҗә Дипломы тапшырылды. Укучыны бәйгегә әзерләгән биология укытучысы Фердания Гәрәева исә Мактау грамотасы белән бүләкләнде, дип хәбәр итте район мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Гөлназ Мөхәммәтшина.

фото: http://www.168.ru/news.html?id=1642

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X