Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нүрминкә елгасында күпләп үрчегән су кондызлары агачларны кимерә

Нүрминкә елгасы буенда төбеннән кимерелгән яки ауган юан-юан агачларны күрергә була. Бу - су кондызларының эше. Күптән түгел алар Рудник авылы турысында бер агачны электр линиясенә аударып, тирә-як халкын көн буена утсыз калдырганнар иде. Әмма бу су җәнлекләренең үрчүенә хафаланырга ашыкмыйк. Алар бары тик чиста суда гына яши алалар. Димәк,...

Нүрминкә елгасы буенда төбеннән кимерелгән яки ауган юан-юан агачларны күрергә була. Бу - су кондызларының эше. Күптән түгел алар Рудник авылы турысында бер агачны электр линиясенә аударып, тирә-як халкын көн буена утсыз калдырганнар иде. Әмма бу су җәнлекләренең үрчүенә хафаланырга ашыкмыйк. Алар бары тик чиста суда гына яши алалар. Димәк, Нүрминкә суы чиста дигән сүз. Моңарчы фермалардан тирес, басулардан ашлама юылып төшеп, әлеге елганың пычрануы борчу тудыра иде. Авыл җирлекләрендә чүп-чар, көнкүреш калдыкларын җыюны оештыруның да моңа уңай йогынтысы булды. Экологиягә карашның үзгәрүен су кондызлары да сизеп алдылар.

Рәсемдә: Нүрминкә буендагы кимерелгән агачлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk