Тикшерү фаразлары буенча, 31 октябрь иртәсендә 43 яшьлек җирле хатын-кыз (Кигинский районы, Югары Киги авылы) антибиотикны новокаин урынына лидокаин эремәсенә куша һәм баласына укол ясый. Табиб күрсәтмәләрен бозып, укол ясалу аркасында хәле начарланган 2015 елгы кыз баланы тиз арада хастаханәгә китерсәләр дә, гомерен коткарып кала алмыйлар. Кыз баланың хәле хастаханәгә китерелгәндә үк бик авыр була шул. Медицина экспертизасы баланың лидокаинның агулы тәэсире аркасында үлүен ачыклый.
Тикшерү эше дәвам итә.
Әнисенең даруларны бутавы аркасында 7 айлык сабый үлгән
Әлеге фаҗигале хәл Башкортостанда булган. Республика Тикшерү комитетының Дуван районара бүлеге 43 яшьлек хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 1 нче бүлеге буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгаткан. Тикшерү фаразлары буенча, 31 октябрь иртәсендә 43 яшьлек җирле хатын-кыз (Кигинский районы, Югары Киги авылы) антибиотикны новокаин урынына...
Әлеге фаҗигале хәл Башкортостанда булган. Республика Тикшерү комитетының Дуван районара бүлеге 43 яшьлек хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 1 нче бүлеге буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев