Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мәктәп – тәрәзә ясау урыны түгел

    Район прокуратурасы муниципаль милек белән идарә итү һәм файдалану мәсьәләләрен аныклаучы законның ничек үтәлешен тикшергән. Бу хакта безгә прокурор ярдәмчесе Наталья Разинова хәбәр итте. Тикшерү нәтиҗәсендә Кукмара 4нче урта мәктәбе бинасында "Техстрой" җәмгыятенең пластик тәрәзәләр һәм ишекләр ясау буенча эшчәнлек алып баруы ачыкланган. Торак булмаган муниципаль милектән файдалану тәртибен бозган...

    Район прокуратурасы муниципаль милек белән идарә итү һәм файдалану мәсьәләләрен аныклаучы законның ничек үтәлешен тикшергән. Бу хакта безгә прокурор ярдәмчесе Наталья Разинова хәбәр итте. Тикшерү нәтиҗәсендә Кукмара 4нче урта мәктәбе бинасында "Техстрой" җәмгыятенең пластик тәрәзәләр һәм ишекләр ясау буенча эшчәнлек алып баруы ачыкланган. Торак булмаган муниципаль милектән файдалану тәртибен бозган өчен элеккеге мәктәп директоры Нурфия Шәкертьяновага һәм "Техстрой" җәмгыяте җитәкчесе Ринат Ваһаповка карата административ эшләр ачылып, җәмәгать суды тарафыннан алар 5000 сум һәм 3000 сум штрафка тартылганнар.

    фото: http://friendfeed.com/kolya2/56d1b6ff

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: