Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мөхтәрәм кунаклар Киндеркүлдә яшәүче тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар (+фото)

Районыбызның Киндеркүл авылында гомер кичерүче Зарипова Закирә Нуретдин кызын гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зариповлар котлады. Тыл ветеранына Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды....

Районыбызның Киндеркүл авылында гомер кичерүче Зарипова Закирә Нуретдин кызын гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зариповлар котлады. Тыл ветеранына Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Закирә апа Саба районының Түбән Утар авылыннан. 7 сыйныфны тәмамлагач, мәктәптә укытучы булып эшли ул.

-Ике елдан сугыш башланды. Әтиебезне яу кырына алдылар. Без әнкәйгә дүрт бала калдык. Ачлык-ялангачлыкны да, авырлыкларны да күп күрдек. Әмма сынмадык-сыгылмадык, - ди ул.

Юбиляр үзенең тормыш иптәше Габделәхәт абый белән дүрт кыз тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә ул Киндеркүлдә яшәүче кызы Гөлгенә һәм кияве Айрат гаиләсендә бәхетле картлык кичерә. Әбекәйнең тугыз оныгы, 4 оныкчыгы бар. Колаклары ишетә, хәтере яхшы, күзләре күрә, балалары янәшәсендә - ана кеше өчен моннан да зуррак бәхет бармы икән дөньяда?! Алга таба да авырмыйча, тыныч, имин тормышта яшәргә язсын сезгә, Закирә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk