Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Машина сатып алучы вак акчалар белән түләгән (+ФОТО)

    Кытайдагы Чжэнчжоу шәһәрендә яшәүче хатын Яңа BMW автомобилен сатып алганда 100 мең юань бәяне бер юаньлы (8,2 сум) акчалар белән түләгән. Акчалар 20 килограммлы 5 тартмага сыйган. Гомуми авырлыгы 100 килограммнан артып киткән. Акчаларны 20 хезмәткәр 6 сәгать буе санаганнар. Әлеге хатын азык-төлек сатуын әйткән, сатып алучылар вак акчалар белән...

    Кытайдагы Чжэнчжоу шәһәрендә яшәүче хатын Яңа BMW автомобилен сатып алганда 100 мең юань бәяне бер юаньлы (8,2 сум) акчалар белән түләгән. Акчалар 20 килограммлы 5 тартмага сыйган. Гомуми авырлыгы 100 килограммнан артып киткән. Акчаларны 20 хезмәткәр 6 сәгать буе санаганнар. Әлеге хатын азык-төлек сатуын әйткән, сатып алучылар вак акчалар белән түлиләр икән. Калган сумманы ул банк картасы белән түләгән. Аңарчы бер кеше машина өчен барлыгы 150 килограмм авырлыктагы акчалар китергән, сигез сатучы аларны ярты көн санаганнар. Бу әле машина өчен беренче кертем генә булган.

    Реклама

    Чыганак: auto.mail.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: