Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лубян мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы узды (+фото)

Һәр көн төрле фәннәргә багышланган иде. Укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә катнаштылар: "Яхшы язучы", "Яхшы укучы". Үзләренең көчләрен математик бәйгеләрдә дә сынадылар: "Безнең сыйныф - саннарда", "Тиз санаучы". Биология укытучысы Матвеева Е.В. "Әйләнә-тирә дөнья" уены үткәрде. Анда 2-4 сыйныф укучылары үзебезнең туган як хайваннарын искә алдылар, туган як табигатен сакларга сүз бирделәр....

Һәр көн төрле фәннәргә багышланган иде. Укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә катнаштылар: "Яхшы язучы", "Яхшы укучы". Үзләренең көчләрен математик бәйгеләрдә дә сынадылар: "Безнең сыйныф - саннарда", "Тиз санаучы". Биология укытучысы Матвеева Е.В. "Әйләнә-тирә дөнья" уены үткәрде. Анда 2-4 сыйныф укучылары үзебезнең туган як хайваннарын искә алдылар, туган як табигатен сакларга сүз бирделәр. Атналыкка "Яңа ел уенчыгы" ясау проекты да кертелгән иде. Балалар төрле-төрле чыршы уенчыклары ясадылар. Чын күңелдән караокэга җырладылар. Ата-аналар ярдәме белән театр костюмнары әзерләп, һәр сыйныф театр куеп, үзара көч сынаштылар. Һәр укучы "Кышкы могҗиза" дигән темага рәсем ясады. Иң матур рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.

Җомга көн - әдәби уку көне иде. Бу көнне "Мәктәпкә китап бүләк ит" акциясе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары мәктәп китапханәсенә 19 китап бүләк иттеләр. Мәктәп китапханәчесе - Бабакаева Р.Е. балаларга бик зур рәхмәтләр әйтеп, бүләк ителгән китапларны инвентарь дәфтәргә язып куйды. Һәр теләгән кеше бу китаплардан файдалана алачагын белдерде.

Бер генә бала да атналыкта катнашмыйча калмады. Алар бик шат. Шул ук вакытта башлангыч сыйныф укытучылары - Хузина Р.А., Федорова И.М., Лаврентьва Г.Ф., Камалутдинова З.Р.да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аларга бик зур рәхмәт әйтәбез.

Атналыкны мәктәп линейкасы тәмамлады. Бу көнне һәр җиңүче үзенә тиешле өлешен алды (грамота,рәхмәт кәгазе, тәмле призлар).

Мондый атналыклар балаларга кирәк. Чөнки укытучылар яңа технологик алымнар кулланып эш иткәндә балаларга уку җиңел, кызыклы, мавыктыргыч булып тоела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев