Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лифтка кысылып бала арбасындагы 10 айлык сабый үлгән

Әлеге фаҗига кичә, 19 декабрьдә, көндезге сәгатьләрдә булган. Мәскәүдәге күп катлы йорттагы лифт ишегенә кысылган баланың гомере өзелгән. Островитянов урамындагы әлеге йортта яшәүчеләр лифтның начар хәлдә булуыннан еш зарланган, анда бикләнеп калучылар да күп булган. Ләкин йортчыларның моң-зарына колак салучы гына табылмаган. Киресенчә, лифтны сафка бастыру өчен 15 миллион сум...

Әлеге фаҗига кичә, 19 декабрьдә, көндезге сәгатьләрдә булган. Мәскәүдәге күп катлы йорттагы лифт ишегенә кысылган баланың гомере өзелгән.

Островитянов урамындагы әлеге йортта яшәүчеләр лифтның начар хәлдә булуыннан еш зарланган, анда бикләнеп калучылар да күп булган. Ләкин йортчыларның моң-зарына колак салучы гына табылмаган. Киресенчә, лифтны сафка бастыру өчен 15 миллион сум акча кирәк булуын әйтеп, әлеге сумманы йортчылардан җыярга да тәкъдим итүчеләр булган.

Ә кичә сабые белән лифтка керергә теләгән әни кеше башта бала арбасын алдан үткәрә. Шул вакытта ишекләр көтмәгәндә ябыла да, арканы өзелгән лифт кабинасы аска төшеп китә. Гадәттән тыш хәл булган урынга коткаручылар килә, бала арбасына да төшеп җитәләр, әмма сабый үлгән була инде.

Тикшерү эше дәвам итә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52247-liftka-kyisyilyip-bala-arbasyindagyi-10-aylyik-sabyiy-%D2%AFlg%D3%99n.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk