Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Куркып калмагыз

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, башкарма власть һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә 4 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия күнегүләре үткәрелә. Иртәнге сәгать 9да халыкка тиз арада хәбәр итү комплексы һәм үзәкләштерелгән хәбәр итү төбәкара автоматлаштырылган системаларын "Игътибар, һәркем өчен!" дигән сигнал белән практик яктан тикшерү планлаштырыла. Хәбәр итү барышында...

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, башкарма власть һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә 4 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия күнегүләре үткәрелә.
Иртәнге сәгать 9да халыкка тиз арада хәбәр итү комплексы һәм үзәкләштерелгән хәбәр итү төбәкара автоматлаштырылган системаларын "Игътибар, һәркем өчен!" дигән сигнал белән практик яктан тикшерү планлаштырыла. Хәбәр итү барышында гражданнар оборонасының 81 еллыгы һәм күнегүләр үткәрелүе турында хәбәр ителә.
Халыкка хәбәр итү өчен урамдагы электр сиреналары һәм транспорт чараларындагы тавыш көчәйткеч җайланмалар файдаланылачак, кәрәзле телефонга смслар киләчәк. Шулай ук телевидение, радио һәм телефон элемтәсе аша хәбәр ителәчәк. Сездән тәртип саклавыгызны һәм тыныч булуыгызны сорыйбыз.
Район гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk