Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 1 октябрь 2013 яңалыклары

    • 1 октябрь 2013 - 12:13
      Иске Юмья балалары "Могҗизалар кыры"нда катнашты
      Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан Иске-Юмья авылы китапханәсендә "Могҗизалар кыры"нда дигән уен кичәсе узды. Биредә балалар безнең якта яшәүче җәнлекләр һәм үсеп килүче үсемлекләр турында биремнәр эшләделәр. Уенның җиңүчесе булып 7 сыйныф укучысы Оксана Андреева табылды. фото: http://best-kino.ucoz.com/news/pole_chudes_18_01_2013/2013-01-18-10
    • 1 октябрь 2013 - 11:13
      Куркып калмагыз
      Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, башкарма власть һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә 4 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия күнегүләре үткәрелә. Иртәнге сәгать 9да халыкка тиз арада хәбәр итү комплексы һәм үзәкләштерелгән хәбәр итү төбәкара автоматлаштырылган системаларын "Игътибар, һәркем өчен!" дигән сигнал белән практик яктан тикшерү планлаштырыла. Хәбәр итү барышында...
    • 1 октябрь 2013 - 09:02
      Кукмарада өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр (+фото)
      Бүген районыбызда зурлап өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Башта бер төркем пенсионерлар - башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләре һәм өлкән буын вәкилләре яңа салынып килүче Олыяз урта мәктәбе төзелешендә, Олыяз авылы музеенда, Түбән Шәмәрдәндәге мега-фермада, Пчеловодта Роберт Димитриевның гаилә фермасында булдылар. Соңыннан очрашу ресторанда әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Кунакларны район...
    • 1 октябрь 2013 - 06:51
      Район башлыгы Өлкәннәрне котлады
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин ветераннарны Өлкәннәр көне белән котлады: -Сезнең яшәү рәвешегез, тормыш тәҗрибәгез урта буын һәм яшьләр өчен үрнәк булып тора. Тормыш юлыгыз батырлыкка тиң. Хезмәтегез, киңәшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә. Тормышыгыз имин булсын, сау-сәламәт гомер кичерегез. Бүген районыбыз тулы канлы тормыш белән яши, һәр тармакта үсешкә ирешелә икән,...
    • 1 октябрь 2013 - 05:34
      Тынгы белмәс шәхси эшмәкәр Шамил Мөнировка да 60 тулды
      Моннан егерме еллар элек ул "Райтопсбыт"ка директор булып билгеләгәндә, әлеге оешма, исеме җисеменә туры килеп, вокзал каршында Манзарас тавы балчыгын куша-куша район оешмаларына ташкүмер, брикет сата иде. КПСС райкомы һәм райбашкарма комитетлары биналары артына поскан, йомычка диңгезенә күмелә язган ярымподвалларга урнашкан цехларда коллектив тычкан-күсе тәбеләре, кием элгечләре ясап көн күрде....
    • 1 октябрь 2013 - 04:22
      Бәйрәм белән сезне, өлкәннәр!
      Бүген Халыкара Өлкәннәр көне. Барлык өлкәннәрне бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, саулык-сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез. 1 октябрь - бәйрәм көнендә барлык пенсионерлар да шәһәр яны һәм поселоктагы автобус маршрутларында пенсия таныклыгы нигезендә бушлай йөриячәкләр. 3 октябрьдә район Мәдәният йортында "Сезгә булган хөрмәтебез безнең йөрәк түрендә" дип аталган бәйрәм концерты була....
    Реклама