Реклама
Купка авылында 1996 елгы һәм аңа кадәр туган балалар арасында Рамил Зарипов белән Салават Вакказов истәлекләренә иганәчеләр ярдәме белән хоккей ярышы уздырылды. Ярышта Сәрдекбаш, Чишмәбаш, Аш-Буҗи, Күкшел, Вахит, Мәмәшир, Купка командалары үзара көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча, 1 урында - Купка, 2 урында - Сәрдекбаш, 3 урында - Чишмәбаш, 4...
Купка авылында 1996 елгы һәм аңа кадәр туган балалар арасында Рамил Зарипов белән Салават Вакказов истәлекләренә иганәчеләр ярдәме белән хоккей ярышы уздырылды. Ярышта Сәрдекбаш, Чишмәбаш, Аш-Буҗи, Күкшел, Вахит, Мәмәшир, Купка командалары үзара көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча, 1 урында - Купка, 2 урында - Сәрдекбаш, 3 урында - Чишмәбаш, 4 урында Вахит командалары калды. Шулай ук, иң яхшы һөҗүмче дип, Купкадан Данис Зиннәтов, иң яхшы сакчы - Вахиттән Инсаф Габидуллин, иң яхшы капкачы - Сәрдекбаштан МаннурВилданов, иң яхшы капкачы Купкадан Айнур Батталов, иң матур уенчы - Купкадан Заһир Аккямов, иң өметле уенчы - Чишмәбаштан Фәннүр Шәрәфетдинов, иң яшь уенчы - Вахиттән Рәмзил Галиуллиннар табылды.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз