Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирмәкче булган Яр Чаллы кешесе 30 мең сум штраф түләячәк

Кукмара район судында 59 яшьлек Яр Чаллы шәһәре кешесе Хәниф Абдельмановка карата җинаять эше каралды. Ул вазыйфаи затка ришвәт бирергә теләгәне өчен гаепләнә, дип хәбәр итә район прокуратурасы. Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, "КамАЗ" шоферы Абдельманов агымдагы елның март аенда Кукмарада юл йөрү кагыйдәләрен бозганы, төгәлрәге, төзек булмаган тахограф белән транспортта хәрәкәт...

Кукмара район судында 59 яшьлек Яр Чаллы шәһәре кешесе Хәниф Абдельмановка карата җинаять эше каралды. Ул вазыйфаи затка ришвәт бирергә теләгәне өчен гаепләнә, дип хәбәр итә район прокуратурасы.

Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, "КамАЗ" шоферы Абдельманов агымдагы елның март аенда Кукмарада юл йөрү кагыйдәләрен бозганы, төгәлрәге, төзек булмаган тахограф белән транспортта хәрәкәт иткәне өчен ЮХИДИ инспекторы тарафыннан туктатыла. Адинистратив җаваплылыктан качу өчен ул беркетмә төзүче полиция хезмәткәренә бер мең сум ришвәт тәкъдим итә. Инспектор ришвәт алудан баш тарта һәм шоферның законсыз гамәлләре турында район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә.

Суд Абдельмановка 30 мең сум штраф түләргә, дигән карар чыгара. Карар үз көченә керде.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk