Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның “Яшь гвардияче”ләре район халкына “Республика тасма”лары таратты

    Татарстанда "Республика тасмасы" дигән акция старт алган иде. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары 30 август - Республика көненә кадәр, Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлек билгесе буларак, республика флагы рәвешендәге 600 меңнән артык тасма өләшәчәк. Кумарада да "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардияче"ләре район халкына әлеге тасмаларны таратты. Актив егет-кызларның...

    Татарстанда "Республика тасмасы" дигән акция старт алган иде. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары 30 август - Республика көненә кадәр, Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлек билгесе буларак, республика флагы рәвешендәге 600 меңнән артык тасма өләшәчәк. Кумарада да "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардияче"ләре район халкына әлеге тасмаларны таратты.

    Реклама

    Актив егет-кызларның сүзләренә караганда, яшел төс - өмет символы, кызыл төс - энергия, куәт, кайвакыт зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе бирә. Ә ак төс ниятләрнең саф булуын, Татарстан халкының күтәренке кәефен, тынычлык, үзара килешеп яшәүгә омтылуын символлаштыра.

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: