Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның тынлы оркестр чыгышына сокланмау мөмкин түгел!

Яратам мин тынлы оркестр уйнавын! Ник дисәң, бер көнлек көйләрдән аермалы буларак, мондый оркестр башкаруында зәвыклы, чын мәгънәсендә үлемсез классик әсәрләр яңгырый. Алардан күңелләр яктырып китә, рух күтәрелә. Кукмарада тәүге тапкыр тынлы уен кораллары ансамбльләренең төбәкара фестиваль-конкурсы уздырылуы хакында белгәч тә сөендем. Исеме дә яңгыравыклы: бакыр ятмаларын эшкәртү белән данлы...

Яратам мин тынлы оркестр уйнавын! Ник дисәң, бер көнлек көйләрдән аермалы буларак, мондый оркестр башкаруында зәвыклы, чын мәгънәсендә үлемсез классик әсәрләр яңгырый. Алардан күңелләр яктырып китә, рух күтәрелә. Кукмарада тәүге тапкыр тынлы уен кораллары ансамбльләренең төбәкара фестиваль-конкурсы уздырылуы хакында белгәч тә сөендем. Исеме дә яңгыравыклы: бакыр ятмаларын эшкәртү белән данлы тарихыбызга бәйләп, "Кукмараның бакыр аһәңнәре" дип атаганнар. Фестивальне оештыручыларының берсе Артур Зәкиевның әйтүенә караганда, башка төбәкләрнең яшь башкаручыларын тыңларга, үзебезнең Марат Хәсәнов җитәкчелегендәге оркестрыбызны да күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бит бу. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров та аны "үзенчәлекле проектларның берсе" дип билгеләп үтте. Әлеге чараның Ватанны саклаучылар көненә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган булуын да әйтергә кирәк. Ул көнне балалар сәнгать мәктәбендә Удмуртия башкаласы Ижевск, күрше Вятка Аланы, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән ансамбльләр чыгыш ясады. Бәя бирү - жюри эше, мин исә башка тамашачылар кебек рухи ләззәт алып утырдым. Янәшә урындагы Нурзидә ханым Габделганиеваның дулкынлануын күңелем белән тоеп алдым. Брасс-квинтет ансамблендә аның улы Тимур уйный икән.

-Тынлы оркестрда җиденче елын шөгыльләнә. Марат Хәсәнов балаларда сәнгатькә мәхәббәт уята белә, аларның урамда буталып йөрергә вакытлары калмый, моның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Улым исә тормышта барысына да өлгерергә тырыша: каратэ белән дә мавыга, күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә үткән бәйгедә үз авырлыгы категориясендә җиңү яулап кайтты, - диде ул.

Түбән Камадан килгән егетләрнең берсе Дилүс Гаянов белән берничә сүз алышып, фикерен белмәкче булган идем, ул да Кукмараныкы булып чыкты. Үзебезнең тынлы оркестрда биш ел буе музыка серләрен үзләштергән. Бу шөгыле армиядә дә ярап куйган: Кизнердагы частьның оркестрында хезмәт иткән ул. Хәзер музыка училищесында соңгы курста белем ала икән.

-Бик сөенеп кайттым фестивальгә. Осталыкны чагыштыру, тәҗрибә уртаклашу, үзеңә яңа ачышлар ясау өчен кирәкле чара, минемчә. Үзем барлык инструментларда да уйный беләм. Училищены тәмамлагач, Кукмарага кайтып, балалар укытырга исәпләп торам, - дип планнары белән дә уртаклашты.

Яклап әйтүем түгел: кукмаралыларның чыгышлары бик матур булды. Күңелдә шатлык уята торган, дәртле көй белән йомгаклады алар фестивальне.1 дәрәҗәдәге лауреат исеме, минемчә, аларга хаклы рәвештә бирелде. Ансамбльдә уйнаган Максим Аблаев, Эльмир Шафигуллин, Тимур Габделганиев (4нче мәктәп), Илһам Хөсәенов (2нче мәктәп), Ильяс Хаҗиевларны(1нче мәктәп) зур уңышлары белән котлыйбыз. Вятка Аланы яшь музыкантларының да уены югары бәяләнде. Бүләкләр исә иганәчеләр ярдәме белән үзебездә җитештерелгән продукцияләрдән әзерләнгән иде.

-Бик җылы, күңелле тәэсирләр алдым, - диде Ижевск сәнгать мәктәбенең кларнетлар ансамбле җитәкчесе Гөлчәчәк Нуриева.Чагыштырырлыгы бар: укучылары белән Казан, Санкт-Петербург шәһәрләренә, хәтта Германиягә, Испаниягә барырга туры килгән. Бу уенчы кызлары белән көзен генә шөгыльләнә башласа да, инде өч шәһәр сәхнәсен яуларга өлгергәннәр.

Беренче коймак төерле була дисәләр дә, төерләрсез үтте кебек фестиваль. Район Мәдәният йортының икенче катына сыенган сәнгать мәктәбенең залында акустиканың начар булуы гына күңелне тырнады. Мондый дәрәҗәдәге бәйгеләрне үткәрү һәм, гомумән, сәнгать белемен бирү өчен тиешле шартлар тудырылган аерым бина кирәклеге көн кебек ачык.

Шушы арада Казан шәһәрендә үткән Халыкара конкурста Кукмарабызның тынлы оркестр ансамбле I дәрәҗә дипломант исемен яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk