Хәбәрләр

Кукмараның татар зиратында тәртип кайчан урнашыр?

Кукмара поселогында яшәүче Фәргать Сафин татар зираты янындагы тәртипсезлектән зарланып, редакциябезгә мөрәҗәгать итте. -Чүп җыю өчен махсус урын булмаганлыктан, каберләрне җыештыручылар уталган чүп үләннәрен зиратның киртә буена ташлыйлар. Ул чүпләрне алып китүче юк, алар җәй буе өем-өем булып, зират янын ямьсезләп яттылар. Моңа поселок җитәкчеләренең дә, дин әһелләренең дә эче...

Кукмара поселогында яшәүче Фәргать Сафин татар зираты янындагы тәртипсезлектән зарланып, редакциябезгә мөрәҗәгать итте.

-Чүп җыю өчен махсус урын булмаганлыктан, каберләрне җыештыручылар уталган чүп үләннәрен зиратның киртә буена ташлыйлар. Ул чүпләрне алып китүче юк, алар җәй буе өем-өем булып, зират янын ямьсезләп яттылар. Моңа поселок җитәкчеләренең дә, дин әһелләренең дә эче пошмый. Чүп контейнерлары куелса, мондый тәртипсезлек булмас иде, - диде ул.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Кукмара зират

Нет комментариев