Кукмараның татар зиратында тәртип кайчан урнашыр?
Кукмара поселогында яшәүче Фәргать Сафин татар зираты янындагы тәртипсезлектән зарланып, редакциябезгә мөрәҗәгать итте.
-Чүп җыю өчен махсус урын булмаганлыктан, каберләрне җыештыручылар уталган чүп үләннәрен зиратның киртә буена ташлыйлар. Ул чүпләрне алып китүче юк, алар җәй буе өем-өем булып, зират янын ямьсезләп яттылар. Моңа поселок җитәкчеләренең дә, дин әһелләренең дә эче...