Хәбәрләр

Кукмараны самавыр бизи (+Фото)

Туеш ягыннан Кукмарага килеп кергәч, тимер юл полосасына җитәрәк, юлчыларны әлеге самовар каршы ала. Киндеркүл авылында яшәүче Альберт Юскаев тудырган матурлык икән бу. -Самавырны нәкъ менә шушы урынга урнаштыруның сәбәбе бар. Биредән ерак түгел чишмә бар, торбалар аша киләчәк чиста су самавырга тоташтырылачак, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...

Туеш ягыннан Кукмарага килеп кергәч, тимер юл полосасына җитәрәк, юлчыларны әлеге самовар каршы ала. Киндеркүл авылында яшәүче Альберт Юскаев тудырган матурлык икән бу.

-Самавырны нәкъ менә шушы урынга урнаштыруның сәбәбе бар. Биредән ерак түгел чишмә бар, торбалар аша киләчәк чиста су самавырга тоташтырылачак, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин.

Самавырның Кукмарабызны бизәп торуына әле бер ай да юк. "Тирә-юнен халык ял итәрлек итеп матурлап куясы бар", - диде "Стройком" җитәкчесе Вадим Ахатов.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев