Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмараның полиция хезмәткәрләре укучыларга аларның хокук һәм бурычлары турында сөйли

    Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан поселок һәм авыл мәктәпләрендә укучыларга аларның хокукларын һәм бурычларын, административ хокук бозулар өчен каралган административ һәм җинаять җаваплылыгы турында аңлатулар үткәрелә. Шулай ук әңгәмәләр барышында "Экстремизмга - юк!" айлыгы белән бәйләп, террорлык турында ялган мәгълүмат җиткергән...

    Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан поселок һәм авыл мәктәпләрендә укучыларга аларның хокукларын һәм бурычларын, административ хокук бозулар өчен каралган административ һәм җинаять җаваплылыгы турында аңлатулар үткәрелә. Шулай ук әңгәмәләр барышында "Экстремизмга - юк!" айлыгы белән бәйләп, террорлык турында ялган мәгълүмат җиткергән өчен җинаять җаваплылыгы каралуына да басым ясала.

    Полиция хезмәткәрләре чит ил гражданнары, Украинадан кайткан качаклар белән дә әңгәмәләр үткәрәләр. Шулай ук районда законсыз яшәүче мигрантлар да күзәтү астында. Дүрт чит ил гражданы теркәлү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылды. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.

    фото: http://shkola2revda.ru/pravilapovedenia

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • Кукмарада әти-әниләр бердәм республика имтиханы тапшырдылар
    • Кукмарада прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр оешмалары тикшерүгә чыкты
    • Кукмарада балалар командалары арасында хоккей буенча төбәкара ярышларның ачылу тантанасы
    • “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында семинар булды
    • Кукмара районында үткән халык җыеннарында Римма Ратникова катнашты
    • Кукмара хоккееның 50 еллыгы уңаеннан шайбалы хоккей буенча турнир
    • Сез эшне ничек эзлисез?
      22 кеше тавыш бирде
    Ночной режим