Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның Маяковский урамы19 йорт ишегалды - фура машиналары өчен түгел

Без - Кукмараның Маяковский урамы, 19 йортта яшәүчеләр ишегалдыбызга агачлар утырттык, атна саен бергәләшеп ишегалдын себереп алабыз, ләкин чисталыкны сакламаучыларга карата йөрәгебез әрни. Ишегалдыбызда ике зур фура машинасы тора. Хуҗаларына машиналарыгызны монда куймагыз, дип әйтеп тә карадык, ләкин безне тыңлаучы юк. Машиналарын ремонтлагач, артларыннан чүп-чар өелеп кала, үзләре җыештырмыйлар. Кайвакытта...

Без - Кукмараның Маяковский урамы, 19 йортта яшәүчеләр ишегалдыбызга агачлар утырттык, атна саен бергәләшеп ишегалдын себереп алабыз, ләкин чисталыкны сакламаучыларга карата йөрәгебез әрни.

Ишегалдыбызда ике зур фура машинасы тора. Хуҗаларына машиналарыгызны монда куймагыз, дип әйтеп тә карадык, ләкин безне тыңлаучы юк. Машиналарын ремонтлагач, артларыннан чүп-чар өелеп кала, үзләре җыештырмыйлар. Кайвакытта көне буе фуралары эшләп тора, өйләргә ис керә, тәрәзәләрне ачар хәл юк. Яшь балалылар күп йортыбызда. Зурраклары шул машиналар янында уйныйлар, алар өчен дә берәр хәл булмасын, дип борчылабыз.

Йортыбызда яшәүче, таксида эшләүче дә машинасын подъезд төбенә куя, шунда ук ремонтлый, юа. Балалар шул пычракта уйнарга мәҗбүр. Кисәтү ясавыбызга да исе китми. Кукмарада автомойкалар эшлидер бит инде.

Машиналар подъезд яныннан ничә метр ераклыкта куелырга, фура машиналары ишегалдында торырга тиешме икән ул?!

фото gazeta2x2.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk