Хәбәрләр

Кукмараның “Глория” ансамбле Халыкара фестивальдән Гран-при алып кайтты

Туапсе шәһәрендә "Без бергә булганда" дигән халыкара балалар конкурс-фестивале узды. Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән, Курган, Орск, Андреаполь, Красноярск, Тында, Скопин һәм башка шәһәрләрдән килгән яшь башкаручылар 4 номинациядә чыгыш ясады. Бәйгедә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Глория" җыр һәм бию ансамбле дә катнашты. Зоя Краснова һәм Муса Гаяновлар "Вокал-соло" номинациясендә беренче...

Туапсе шәһәрендә "Без бергә булганда" дигән халыкара балалар конкурс-фестивале узды. Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән, Курган, Орск, Андреаполь, Красноярск, Тында, Скопин һәм башка шәһәрләрдән килгән яшь башкаручылар 4 номинациядә чыгыш ясады. Бәйгедә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Глория" җыр һәм бию ансамбле дә катнашты. Зоя Краснова һәм Муса Гаяновлар "Вокал-соло" номинациясендә беренче урыннарны алдылар, "Глория" ансамбле Гран-прига ия булды.

Конкурста катнашу өчен мөмкинлек биргән, юл чыгымнарын үз өстенә алган Кукмара металл савыт-сабалар җитәкчесе Азат Заһидуллинга, киез итек-киез комбинатының генераль директоры Шамил Әхмәтшин, "Хыял" тегү фабрикасы җитәкчесе Рафаэль Голов, кирпеч заводы директоры Тимур Камалов, шәхси нотариус Рафил Вәлиев, шәхси эшмәкәр Шамил Мөнировка, балаларның әти-әниләренә зур рәхмәт җиткерәбез, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез. Әлеге ансамбль алга таба да районыбыз һәм Татарстан данын яклап зур сәхнәләрдә чыгыш ясар, дип өметләнәбез.

Миләүшә СӘЛИМГӘРӘЕВА, ансамбль җитәкчесе


Нет комментариев