Хәбәрләр

Кукмараның авыл мәктәпләрендә сөлге җыялар

Кукмара мәктәпләрендә сабантуйлар уздыру өчен сөлге җыярга чыктылар. Быел әлеге чаралар соңгы кыңгырау бәйрәме көнендә, дөресрәге 24-25 майларда булыр дип көтелә. Сабантуйга сөлге җыю - татар халкының элек-электән килгән күркәм йоласы. Гадәттә, ул егетләр һәм кызларның җыелышып, урам буйлап кулга колга тотып, җыр-биюләр белән халыктан бүләк җыеп уздырыла. Бу көнне...

Кукмара мәктәпләрендә сабантуйлар уздыру өчен сөлге җыярга чыктылар. Быел әлеге чаралар соңгы кыңгырау бәйрәме көнендә, дөресрәге 24-25 майларда булыр дип көтелә. Сабантуйга сөлге җыю - татар халкының элек-электән килгән күркәм йоласы. Гадәттә, ул егетләр һәм кызларның җыелышып, урам буйлап кулга колга тотып, җыр-биюләр белән халыктан бүләк җыеп уздырыла. Бу көнне сөлге җыючыларга пешкән йомырка да бирәләр.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch


Кукмара сөлге

Нет комментариев