Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар җиңел атлетика ярышыннан җиңү белән кайтты

    Түбән Кама шәһәренең "Дружба" стадионында мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында җиңел атлетика ярышлары үтте. Үз төркемнәрендә Зөлфия Әгъләмова (Кукмара) 100 метрга йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә - алтын, ядрә этәрүдә көмеш медальгә ия булды. Валерий Николаев (Ош. Юмья) ядрә этәрүдә көмеш медаль алды. Мөнир Гыймадиев (Кукмара) - 1500 метр дистанциядә, Минегөл Семенова (Әсән Елга)...

    Түбән Кама шәһәренең "Дружба" стадионында мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында җиңел атлетика ярышлары үтте. Үз төркемнәрендә Зөлфия Әгъләмова (Кукмара) 100 метрга йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә - алтын, ядрә этәрүдә көмеш медальгә ия булды. Валерий Николаев (Ош. Юмья) ядрә этәрүдә көмеш медаль алды. Мөнир Гыймадиев (Кукмара) - 1500 метр дистанциядә, Минегөл Семенова (Әсән Елга) - коляскада йөрүчеләр арасында 100 метр араны үтүдә, Валентина Борисова (Кукмара) ядрә этәрүдә өченче урыннарны яуладылар.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: