Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар чәчәк кибетләрен “штурмлый”

Җиһанда - яз исе, бар дөнья уяна, түбәдән тамчылар тама. Яз үзе белән иң матур бәйрәмнәрнең берсен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен алып килә. Ә бу бәйрәмне хуш исле чәчәкләрдән башка күзаллап булмый. Күз алдыгызга гына китерегез әле: сезнең яннан, кызу-кызу атлап, кулына чәчәк бәйләме тоткан ир-ат үтеп китте,...

Җиһанда - яз исе, бар дөнья уяна, түбәдән тамчылар тама. Яз үзе белән иң матур бәйрәмнәрнең берсен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен алып килә. Ә бу бәйрәмне хуш исле чәчәкләрдән башка күзаллап булмый.

Күз алдыгызга гына китерегез әле: сезнең яннан, кызу-кызу атлап, кулына чәчәк бәйләме тоткан ир-ат үтеп китте, ди. Бу күренешкә башка ир-егетләр ничек карыйдыр - әйтә алмыйм, ә менә хатын-кызларыбызда ак көнләшү, соклану хисләре туачагына бер генә дә шигем юк. Әйе, гүзәл затлар арасында "нәрсәгә соң ул чәчәк, акча әрәм итү", дип әйтүчеләр табылыр, әмма ышанмагыз - чәчәк яратмаган хатын-кыз булмый! Бигрәк күңелле шул чәчәк алулары - кәефләр яхшырып китә. Аннары көчле затлар өчен дә уңайлы: нинди бүләк алыйм икән, дип баш ватасы юк.

Кукмарада чәчәкләр белән сату итүче берничә кибет бар. Аларда һәркем күңеленә хуш килгән гөл-чәчәкләрне таба ала. Әзер букетлар арасында ошаганы булмаса, сатучы кызлар ясап та бирәләр. Ә бүлмә гөлләре бүләк итәргә теләүчеләр анысын да сайлый ала.

-8 Мартта лаләләр күпләп сатылыр, дип уйлыйбыз, чөнки алдан ук заказ бирүчеләр күп. Аларның төрле төстәгеләрен кайтартачакбыз. Берсе - 60 сум тирәсе булыр, дип уйлыйм. Ә, гомумән алганда, Кукмарада роза чәчәкләрен яратып алалар, бигрәк тә кызыл төстәгеләренә өстенлек бирәләр, - диделәр сату нокталарының берсендә. Икенче кибеткә кергәч, тагын шул сүзләрне кабатладылар, шуны исбатлагандай бер егет кызыл розалар сорап керде.

-Менә күрдегезме?! - диде сатучы, елмаеп. - Егетләргә шуны әйтер идем: яраткан кешеләр өчен акча кызганырга кирәкми, 8 Март кебек бәйрәмнәр көн саен булмый. Иң шаккаттырганы шул: кайберләре чәчәк алганда да сатулаша. Ә менә Әниләр көнендә чәчәкләргә игътибар аеруча зур була. Хәтта мәктәп укучылары да әниләренә чәчәкләр сатып ала. Алар моның өчен ашауга дигән акчаларын җыялармы, белмим, әмма яшь буынның якыннарын хөрмәтләве - яхшы күренеш.

Чәчәкне кабул итеп алгач, озаграк саклыйсы да килә бит әле. Сатучы кызлардан анысын да сораштым. Яфракларын кисеп, сап-салкын суга утыртасы һәм салкынча бүлмәгә куясы, дип киңәшләрен бирделәр алар.

Чәчәкләрнең төсләре билгеле бер мәгънә аңлата. Мәсәлән, ак төс - сафлык, ал - хөрмәт, кызыл - ярату, сыек зәңгәр - тугрылык, яшел - өмет, сары - сәламәтлек, шәмәхә - буйсыну, дуслык, әфлисун төсе - горурлык, алтын төсе - дәрәҗәлелекне белдерә.

Чәчәкләр нәрсә сөйли: роза - мәхәббәт символы, күкчәчәк - ышаныч, үрмәле гөл - дуслык, кыңгырау - сөйкемлелек, төнбоек, энҗе чәчәк - гөнаһсызлык, сафлык, резеда - изге күңеллелек, маргаритка - тыйнаклык, миләүшә - саф күңеллелек.

фото: http://www.bizmast.ru/catalog/prodannye-obekty/prodaetsya-gotovyy-tsvetochnyy-magazin-v-tts-na-1-m-etazhe/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk