Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар 23 августта дөнья бетүгә көлеп карый

Дөнья бетү турында янәдән шау-шу купты. Аның инде датасы билгеле булды: 23 августта кояштан киләчәк көчле магнит давылы Җир шарындагы барлык тереклекне юкка чыгарачак, янәсе. Бу хакта райондашларыбыз ни уйлый икән? Илфат Тимергалиев: Быел дөнья бер "бетеп" алды түгелме соң инде? Яшибез бит әле. Әллә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә ашыкмаскамы?...

Дөнья бетү турында янәдән шау-шу купты. Аның инде датасы билгеле булды: 23 августта кояштан киләчәк көчле магнит давылы Җир шарындагы барлык тереклекне юкка чыгарачак, янәсе. Бу хакта райондашларыбыз ни уйлый икән?

Илфат Тимергалиев: Быел дөнья бер "бетеп" алды түгелме соң инде? Яшибез бит әле. Әллә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә ашыкмаскамы?

Алсу: Бигрәк кинәт әйттегез әле, моңарчы ишетмәгән идем. Һай, нишләргә инде хәзер? Теге юлы "дөнья бетә" дигәч, шәмнәр, шырпылар , запас ашамлыклар алып куйган идек кибеттән.

Дания: Дөнья бетә калса, миңа килерсез. Үткән елда мәхшәр көненә әзерләнеп, шәмнәрне күп итеп алган идем, берсе дә тотылмады, икеләтә бәягә сатып бирермен.

Харис Мостафин: Качып калу өчен әле базны казып бетермәдем, бераз сабыр итмәсме бу "дөнья бетү"?

Гөлҗофар Миннеханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара август дөнья бетү

erid: 2VtzqxWHLUk