Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада зур йөк машинасы янды (+фото)

Бүген иртәнге якта Зур Кукмара авылындагы "7 километр" кафесы янында зур йөк машинасы янды. Кукмара янгын сүндерү частена бу турыда хәбәр 4 сәгать 35 минутта алына һәм ут белән көрәшергә 3 янгын сүндерү машинасы чыгып китә. Мәскәүдән килгән зур "фура" шоферы кафеның кунакханәсенә кичке якта урнаша. Машина кузовына Кукмараның бер...

Бүген иртәнге якта Зур Кукмара авылындагы "7 километр" кафесы янында зур йөк машинасы янды.


Кукмара янгын сүндерү частена бу турыда хәбәр 4 сәгать 35 минутта алына һәм ут белән көрәшергә 3 янгын сүндерү машинасы чыгып китә. Мәскәүдән килгән зур "фура" шоферы кафеның кунакханәсенә кичке якта урнаша. Машина кузовына Кукмараның бер сәүдә ноктасына кайтарылучы 23 миллион сумлык товар - аяк киемнәре төялгән була.


-Мине кунакханәдә йоклап ятканда күршем уятты, - ди 177нче регионнан килгән әлеге машинаның шоферы Александр Мартынов. -Йөгереп урамга чыкканда аны ут чорнап алган иде инде. Аннары бер-бер артлы машинаның тәгәрмәчләре шартлый башлады. Ягулык багына ут капмагае дип борчылдым, ярый әле ул шартламады.


"Фура"ның кузов өлеше яраксызга әйләнсә дә, машинаның кабинасына әллә ни зыян килмәгән иде, ахрысы.
-Ни сәбәпле машинага ут капканын ачыклау өчен хәзергә тикшерү, шаһитләрдән сораштыру бара,- ди янгын күзәтчелеге инспекциясенең дознавателе Эльбрус Әхмәтҗанов.- Казаннан махсус лаборатория килгәнен көтәбез.

Тикшерү нәтиҗәләре билгеле булгач, сайтта яңадан бу турыда язма әзерләнәчәк.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk