Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада яңа балалар бакчасының икенче катын төзүгә керештеләр (+фото)

Быелның 15 мартында бистәбезнең Гафиятуллин урамында 140 балага иәспләнелгән ике катлы яңа балалар бакчасының нигез ташы салынган иде. "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә яңа урыннар булдыру" программасы кысаларында сафка басучы әлеге бинаның хәзер инде икенче катын төзүгә керештеләр. Урамда 30 градуслы эссе булуга карамастан, төзелеш мәйданчыгында кызу эш кайный. Мамадышның "Стройсервис"...

Быелның 15 мартында бистәбезнең Гафиятуллин урамында 140 балага иәспләнелгән ике катлы яңа балалар бакчасының нигез ташы салынган иде. "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә яңа урыннар булдыру" программасы кысаларында сафка басучы әлеге бинаның хәзер инде икенче катын төзүгә керештеләр.

Урамда 30 градуслы эссе булуга карамастан, төзелеш мәйданчыгында кызу эш кайный. Мамадышның "Стройсервис" оешмасы егетләре кымкырыч эштә. Мастерлар Эльмир Газизҗанов, Салават Шакиров, прораб Ренат Мәрдановларга эш фронтын булдыру, төзелеш эшен дөрес, сыйфатлы итеп алып бару бурычы йөкләнгән.

-Бакча бинасының беренче катында инде ут кертә башладылар, - ди мастер Салават Шакиров. - Төзелеш эшенә 40лап ташчы җәлеп ителде. Егетләрнең барысы да үз эшләренең осталары. Төзелешне үзвакытында башкарып чыгарбыз, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk